Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында «Җәяүле» операциясе уза

2024 елның 4 мартыннан 13 мартына кадәр Аксубай районы территориясендә «Җәяүле» профилактик чарасы уза

Акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җәяүлеләр хәрәкәтендә өстенлекне булдырмау, шулай ук җәяүлеләрнең үзләре өчен каралмаган юллардан, светофорның тыю сигналында юл аша чыгуларына бәйле хокук бозуларга игътибар биреләчәк.

Моннан тыш, урам-юл челтәрләрен тоту кагыйдәләрен үтәүне, юл кырыйларының, тротуарларның һәм җәяүлеләр кичүләренең торышын, җәяүлеләр өчен каралган киртәләрнең бөтенлеген һәм ясалма яктырту җайланмаларының эшкә сәләтлелеген контрольләү көчәйтеләчәк.

Җәяүлеләргә шулай ук тәүлекнең караңгы өлешендә, торак пунктлар чикләрендә булганда киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев