Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай машина йөртүчесе руль артына эчкән килеш утырган өчен штраф түләгән һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Һәрбер машина йөртүче исерек хәлдә йөргән өчен нинди җәза каралганын белә.

Әмма төп юл хәрәкәте кагыйдәсен санга сукмаучылар да бар: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәсенең 27 пункт нигезендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыела, чөнки ул юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына куя.

Аксубай җәмәгать суды Аксубай – Емелькино автоюлында Рус Кармәте авылы кешесе гражданин Л. тарафыннан исерек хәлдә ВАЗ автомобиле белән идарә итү турындагы эшне карады.

Административ хокук бозу турындагы беркетмәдә күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителгән булса да, закон бозучы гражданин суд утырышына килмәгән, ә конверт судка саклау вакыты тәмамлану турындагы тамга белән кире кайткан.

erid: 2Vtzqw6pLty

Җәмәгать судьясы моны суд тикшерүендә катнашудан ирекле баш тарту һәм эшне җәлеп ителүче зат булмауда карау мөмкинлеге исәбенә бәяләгән.

Тәкъдим ителгән материалларны өйрәнгәннән соң, җәмәгать судьясы әлеге машина йөртүченең гамәлләрендә административ хокук бозу составы бар дигән нәтиҗәгә килгән һәм аңа 45 мең сум күләмендә штраф салу һәм ел ярымга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев