Аксубай яшь юл хәрәкәте инспекторлары республика конкурсында чыгыш ясадылар
23-25 май көннәрендә Түбән Камада “Кама Артегы” балалар үзәге базасында яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Имин тәгәрмәч” Бөтенроссия конкурсының 31 нче республика этабы узды.
Аксубай районын 5 нче сыйныф укучылары кергән яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы тәкъдим итте.
Көндәшлеккә карамастан (бөтен республикадан 58 команда катнашты), яшь инспекторлар лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр, гомуми исәптә 15 урынны яуладылар.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков 2 нче Аксубай урта мәктәбендә булды һәм конкурстан кайткан ЮИДчылар белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев