Аксубай яшь юл инспекторлары юлга дәүләт автоинспекторлары белән чыктылар
Аксубайда «Күренеп тор» акциясе оештырылды.
Аксубай 3нче мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды Дәүләт автоинспекциясе инспекторы һәм Нурлат шәһәрендәге юл хәрәкәте иминлеге идарәсе «ДБУ» территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә «Күренеп тор»!» акциясен үткәрделәр.
Юидчылар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырдылар.
– Яктылыкны кире кайтара торган элементлар кешене машина йөртүчеләргә күренеп кенә калмыйча, аның кайда булуын һәм хәрәкәт юнәлешен билгеләргә дә ярдәм итә, – ди юл-патруль хезмәте инспекторы Илшат Сибгатуллин. – Моны истә тотарга һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк. Торак пунктларны патрульләгәндә, күпләрнең кичләрен торак пунктлар арасындагы яктыртылмаган юллардан йөрүләрен күрәбез. Сәламәт яшәү рәвеше турында гына түгел, үз куркынычсызлыгың турында да кайгыртырга кирәк. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны теләсә кайсы канцелярия товарлары кибетендә яисә интернет-кибеттә сатып алырга мөмкин. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев