Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай дәүләт автоинспекторлары журналистлар белән рейдка чыкты

Аксубайда куркынычсызлык каешларын эләктерү буенча «Тоннель» операциясе узды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә рейдка журналистлар да чыкты.

Дәүләт автопекторларын бернинди һава торышы да куркытмый – алар юлларда иминлек булсын өчен хезмәт итәләр.

Урнашу урыны – Мазилин урамы киселеше. Тоткарланган беренче «ГАЗель» автомобиле руле артында – тәртип бозучы.

– Менә пассажирларны яңа утырттым гына, эләктерергә өлгермәдем, – ди машина йөртүче. – Гаепле, әлбәттә, әмма соңгы өч елда хокук бозулар булмады. Кичә ерак юлга чыккан идем, бәлки, каядыр эләктергәнмендер.

ЮХИДИ бүлеге җитәксесе Нияз Гыймалетдинов кагыйдә бозучыны мәгълүматлар базасы буенча тикшерә – штрафлар юк, ир-ат дөресен сөйли. Кулына ул беркетмә һәм штраф түләү өчен квитанция алды.

Хәтта хокук бозучыны рәсмиләштергән вакытта да дәүләт автоинспекторы юлда хәрәкәтне контрольдә тота. Тәртип бозучыларны күзли.

– Рейд – хокук бозучыларны ачыклау гына түгел, ә күбрәк – профилактика. Бу машина йөртүчеләрне дисциплинага өйрәтә, – дип шәрехли Нияз Гыймалетдинов һәм икенче автомобильне туктата.

Руль артында өлкән яшьтәге ир кеше, янәшәдә хатыны. Алардан, куркынычсызлык каешларын һәрвакыт эләктерәсезме, дип кызыксынам. Ә алар гаҗәпкә калып: «Әлбәттә, без бит куркынычсызлык өчен эләктерәбез, ә ГАИ өчен түгел».

Профилактик рейд ике сәгать дәвам итте. Операция чорында дистәләгән машина туктатылды. Дәүләт автоинспекторлары, полициянең участок вәкилләре белән берлектә, административ хокук бозулар турында ун беркетмә төзеделәр. Дүрт машина йөртүче руль артына иминият полисы булмаган килеш утырган, берсе юлга документсыз чыккан, икесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән, берсе билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән, икесе юл билгесе таләпләрен үтәмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев