Аксубай дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда профилактик акция уздырды.
Алар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бәйрәм алды ыгы-зыгысы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга сәбәп булмаска тиешлеген искәрттеләр. Тизлек режимын үтәү, руль артында һәм җәяүлеләр кичүләрендә игътибарлы булу һәм арган яисә исерек хәлдә транспорт руле артына утырмау зарурлыгына аерым игътибар бирелде.
–Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Бәхет, сәламәтлек һәм имин юллар телибез. Һәм, әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, – дип теләде Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Алмаз Гатауллин.
Акция кысаларында дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлар, шулай ук кышкы чорда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча киңәшләр язылган белешмәләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев