“Игътибар-балалар!” профилактик чарасы кысаларында дәүләт автоинспекциясе һәм “ЮХИ” ДБУ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар, бәйгеләр, викториналар, балалар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрә.
Мәсәлән, 1 нче һәм 2 нче Аксубай урта мәктәпләрендә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде. Алар барышында балаларга, юлны ничек куркынычсыз үтү турында сөйләделәр, пассажирлар, велосипедчылар һәм СИМ кулланучы затлар өчен кагыйдәләр, шулай ук тәүлекнең караңгы өлешендә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.
Нет комментариев