Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай дәүләт автоинспекторлары юлларда бозлавык турында кисәтә

Һава температурасы көндез плюстан минуска кискен үзгәреп торуга бәйле, кичке сәгатьләрдә һәм төнлә район юлларында бозлавык хасил була.

Өстәвенә, синоптиклар һава шартларының начараюын фаразлый. Бу – юлларда машина йөртүчеләр тарафыннан да, җәяүлеләр тарафыннан да үтә игътибарлы һәм сак булуны таләп итә.

–Машина йөртүчеләргә транспорт чарасының хәрәкәтен һәм дистанцияне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган тизлек режимын үтәргә, шулай ук, бигрәк тә каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Җәяүлеләргә юл аша транспорт чарасының тулысынча туктаганын көтәргә һәм автомобильнең юл биргәнлегенә инангач кына чыгарга кирәк, – дип кисәтә Аксубай районы буенча Дәүләт автоинпекциясе бүлеге начальнигы Илшат Сибгатуллин.

Дәүләт автоинспекторы искәрткәнчә, җәяүлеләр торак пунктлардан читтә йөргәндә киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга тиеш. Ә начар күрү шартларында торак пунктларда да «караңгыда яктырып торырга» кирәк, бу машина йөртүчеләргә ерактан күрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев