Аксубай дәүләт автоинспекторлары юлларда балаларның куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра
Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге «Игътибар – балалар!» акциясе кысаларында укучылар белән очрашулар үткәрәләр һәм юлларга рейдларга чыгалар.
2024 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 баланың гомере өзелгән, 100 бала зыян күргән. Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатларында 2024 елның 22 маеннан 5 июненә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы уздырыла.
Чара кысаларында дәүләт автоинспекциясе балаларны утыртып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәвенә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар оештырылачак.
Бу чорда шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру буенча да чаралар оештырылачак. Балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уздырылачак, алар барышында шундый фактлар турындагы мәгълүматлар алга таба профилактик эшләр уздыру өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк.
Җәйге каникуллар алдыннан һәм җәйге лагерьлар вакытында дәүләт автоинспекторлары ата-аналар җыелышларында катнашалар, юлларда балаларның үз-үзләрен тотышы турында әңгәмәләр үткәрәләр, балаларда юлларда куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту буенча лагерьларда бәйгеләр, викториналар һәм башка чаралар оештырырга планлаштырыла.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
– Ата-аналар балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларны алар өчен куркыныч тудырган урыннарда, шул исәптән юллар янәшәсендә караучысыз калдырмаска кирәк, – дип искәртте районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, аларның конструкцияләрендә иминлек каешлары яки ISOFIX балалар өчен махсус тотып тору системасы, баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус иминлек җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны алар 7 яшькә җиткәннән соң да әлеге махсус җайланмада утыртып йөртергә киңәш итә.
Балаларның – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булуын исегездән чыгармагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев