Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Игътибар – балалар!» акциясен оештыра
Җәйге каникуллар башлану һәм балигъ булмаганнарның юл хәрәкәтендә катнашу очракларын өйрәнүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә 26 майда старт алган һәм 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара башланды.
Акциянең төп максаты – балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.
Ведомство мәгълүматлары буенча, агымдагы ел дәвамында республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 авария булган, нәтиҗәдә ике балигъ булмаган бала һәлак булган, тагын 104е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре ассызыклаганча, һәлакәтләрнең төп сәбәбе җәяүлеләр һәм автомобиль пассажирлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Аксубай районының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов машина йөртүчеләрнең игътибарын юлда саклану чараларын үтәүгә юнәлтте:
–Балаларны йөрткәндә, без куркынычсызлык таләпләрен үтәргә киңәш итәбез: махсус тотып тору җайланмаларыннан (автокреслолардан) файдаланырга. Ата-аналарга шулай ук балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә һәм йөргәндә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен катгый контрольдә тотарга, балаларга юл кырыенда самокатларда, велосипедларда йөрергә рөхсәт итмәскә кирәк. Электр самокатлары, скутерлар, квадроцикллар баланы сөендереп кенә калмыйча, фаҗигагә китерергә сәләтле булуын истән чыгармаска.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга һәм машина йөртүчеләргә балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык турында искә төшерәләр һәм балаларның активлыгы сизелерлек арткан җәйге чорда юлда аеруча игътибарлы булырга чакыралар.
Куркынычсызлык – юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә, бигрәк тә велосипед яисә скутерлар, квадроцикллар, мопедлар һәм мотоцикллар кебек аз куәтле моторлаштырылган хәрәкәт чаралары белән идарә итүчеләр өчен төп өстенлек булырга тиеш.
Велосипедчыларның куркынычсызлыгы
Велосипед белән идарә иткәндә түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
- кыска сәфәр планлаштырсагыз да, шлем киегез.
- чагылдыра торган элементларны һәм фонарьларны, бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта, файдаланыгыз.
- һәр сәфәр алдыннан тормозларның һәм яктырткычларның төзеклеген тикшерегез.
- борылыш һәм тукталыш сигналларын да кертеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
Кискен маневрлар ясаудан һәм кинәт тукталышлардан сакланыгыз.
Махсус җиһазландырылган велоюллар яки юлның уң ягы буйлап машиналар арасындагы дистанцияне саклап хәрәкәт итегез.
Балаларны скутерларда, квадроциклларда, мопедларда һәм мотоциклларда йөртергә ярамый.
Балаларны, тиешле рөхсәтләрдән һәм әзерлектән башка, моторлаштырылган чаралар белән идарә итүгә юл куярга ярамый. Бу куркынычның берничә факторы белән бәйле:
- кирәкле машина йөртү күнекмәләре һәм тәҗрибәсе булмау.
- юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләрен белмәү.
- һәлакәт нәтиҗәсендә имгәнү һәм баланың үлеме куркынычы.
- физик мөмкинлекләрнең баланың яшенә һәм үсеш дәрәҗәсенә туры килмәве.
Куркынычны минимальләштерү өчен ата-аналар түбәндәге чараларны күрергә тиеш:
- балаларга махсус рөхсәттән һәм җитәрлек яшьтән башка скутерлар, квадроцикллар, мопедлар һәм мотоцикллар белән идарә итүне тыю.
- балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлегенә өйрәтергә.
- урамда балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотарга һәм транспортта хәрәкәт иткәндә олыларның булуын тәэмин итәргә.
- балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре һәм транспорт белән мөстәкыйль идарә итүнең куркынычлары турында хәбәр итәргә.
Күрсәтелгән тәкъдимнәрне үтәү фаҗигале очракларны булдырмаска һәм юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев