Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай дәүләт автоинспекторлары һәм участок инспекторлары журналистлар белән берлектә рейдка чыкты

Районда «Тоннель» операциясе узды.

– Профилактик чара автобуслар йөртүчеләре тарафыннан килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм кисәтүгә, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый торган тупас хокук бозуларга юл куймауга юнәлтелгән, – дип ассызыклады рейд алдыннан Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Операциягә берьюлы берничә патруль җәлеп ителде. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Мазилин урамында “Нива “ машинасында полиция участок вәкилләренең берьюлы ике экипажы эшләде. Рейд вакыты иртәнге ыгы-зыгы вакытка туры килде.

Машина йөртүчеләр тикшерүне аңлап кабул иттеләр.

– Без ашыкмыйча гына хәрәкәт итәбез, кагыйдәләрне бозмыйбыз, иминлек каешын һәрвакыт эләктерәбез, – дип уртаклашты автоледи. – Хезмәткәр туктатты, димәк, шулай кирәк, бернинди дә дәгъва юк.

Ә пассажир әби, тәртип өчен, әйдә, тикшерсеннәр, дип өстәп куйды.

Автомашинасын юл читендә туктатып, физкультура укытучысы Валерий Павлов патрульнең үз янына килгәнен көтеп тормады, елмаеп һәм кулына папка белән документлар тотып машинасыннан чыкты.

– Мин күнектем инде, монда ыгы-зыгы вакытында автомобильләр ташкынында, бер үк кешеләр, якында гына яшәүчеләр хәрәкәт итә, даими туктаталар, димәк, шулай кирәк, – дип сүзен йомгаклады йөртүче.

Әмма полицейскийлар күбрәк автобусларга игътибар бирделәр. Полиция хезмәткәрләре мәктәп автобусын туктатты. Участок вәкиле, үзе белән таныштырып, машина йөртүчедән документлар күрсәтүен сорады. Автобус буш – салонда укучыларны озата баручы гына иде, транспорт чарасы укучылар артыннан барырга чыккан.

–Кагыйдәләрне бозмасак та, юлда тикшерү кирәк. Бездә тахограф тора, балалар тәртипле, иминлек каешын һәрвакыт эләктерәләр, – дип сөйләде йөртүче. – Әлбәттә инде, документлар да тәртиптә.

Машина йөртүчегә хәерле һәм имин юл теләп калдылар.

Полициянең участок вәкиле аңлатуынча, шәһәрара һәм аз урынлы автобуслар өчен барлык юлларда билгеләнгән максималь тизйөрешле режим күрсәткече – 90 км/сәг; балаларны транспортировкалау өчен кулланыла торган транспорт чарасы – 60 км/сәг. Кагыйдә буларак, мәктәп автобусларын йөртүчеләр әлеге кагыйдәләрне бозмыйлар.

«Тоннель» операциясе кысаларында рейд чаралары узган ике сәгать ярым вакыт эчендә 9 кагыйдә бозучы ачыкланды. Һәм барысы да – эләктерелмәгән каеш өчен: ике автобус йөртүче үзләре дә, пассажирлары да, алты машина йөртүче һәм шулай ук бер пассажир иминлек каешын эләктермәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев