Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай дәүләт автоинспекторлары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә юлларда иминлек турында искәрттеләр

«Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы кысаларында район үзәгенең «Колобок» балалар бакчасында дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белән очрашу узды.

Нурлат шәһәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, дәүләт автоинспекторы Илшат Сибгатуллин һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмә үткәрделәр.

Сөйләшү юлларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре, киемдә яктылык кайтара торган элементларны куллану турында барды. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре шулай ук балалар белән «Йөртүчегә хат» акциясен үткәрделәр – балалар йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар һәм аларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырдылар.

Фото: Аксубай ЮХИДИ архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев