Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Әкият геройлары юлда юнәлеш алырга өйрәттеләр

Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы дәвам итә

Гәрчә, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча чаралар акцияләр белән генә чикләнми.

Яңа Ибрай мәктәбе яшь юл инспекторлары отряды якты, иң мөһиме, файдалы мәгълүмати чара оештырды.

Әкият геройлары белән бергә алар укучыларга хәрәкәт итү өлешендә үзеңне ничек куркынычсыз тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Һәм, юл билгеләрен белү, һәрвакыт юлларда юнәлеш алырга ярдәм итүен уен формасында аңлаттылар.

Укучыларга ЮХИДИнең Нурлат шәһәрене территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар.

– Балалар, беркайчан да якынлашып килүче автомобиль алдыннан юлга йөгереп чыкмагыз — йөртүче машинаны шунда ук туктата алмый. Юл аша бары тик җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннардан гына, уң һәм сул яктан якынлашып килүче транспортның сезне үткәрүенә инангач кына чыгыгыз. Юл читендә торган машиналар да куркыныч тудыра, алар күзәтүне каплый. Башта туктап торган машина артыннан күзәтеп, хәлне бәяләргә һәм юл аша чыгу куркынычы булмауга ышангач кына юлны аркылы чыгарга кирәк, – дип искәрттеләр кунаклар.

Балаларга истәлеккә файдалы бүләкләр – яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр өләштеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев