Районның Дәүләт автоинпекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов машина йөртүчеләргә җәйге резинаны вакытыннан алда алмаштырудан тыелып торырга чакырып мөрәҗәгать итте.
– Без машина йөртүчеләрнең язга алдан ук әзерләнергә теләүләрен аңлыйбыз, әмма мартта һава торышы тотрыксыз кала, кар яву һәм юлларда бозлавык хасил булу ихтималы саклана, – дип билгеләп үтте районның баш Дәүләт автоинспекторы. – Юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, җәйге тәгәрмәчләрдән файдалану бары тик уртача тәүлеклек температура +7°Cтан югары булганда гына рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәне бозу юлларда аварияләр хәленә китерергә мөмкин.
Автоинспектор шулай ук машина тәгәрмәчләрен җитештерүчеләрнең аларны куллану шартларына карата тәкъдимнәрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
– Тотрыклы җылы һава урнашканчыга кадәр җәйге тәгәрмәчләргә күчү аларның хезмәт итү срогын кыскартырга һәм автомобиль белән идарә итүне начарайтырга мөмкин, — дип өстәде Нияз Гыймалетдинов.
Машина йөртүчеләр, белгеч киңәшенә колак салып, үзләренең һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итә, шулай ук автомобиль тәгәрмәчләренең хезмәт срогын озайта алачак.
Нет комментариев