Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

49 яшьлек йөртүчене таныклыктан мәхрүм иткәннәр

Салган килеш машина руле артына утырган гражданин М.ны ЮХИДИ хезмәткәрләре апрель аенда ук тоткарлаган.

Ул Аксубай-Федоровка автомобиль юлында ВАЗ-11183 маркалы автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.

Районның юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, кагыйдә бозучының сулышында абсолют этил спирты концентрациясе 0,500 мг/л. тәшкил иткән. Исерек машина йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр, беркетмә төзегәннәр һәм эшне җәмәгать судына юллаганнар.

Гражданин М. судка килмәгән, эш гариза буенча аннан башка гына каралган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү факты җәмәгать судьясы тикшергән дәллиләр җыелмасы белән расланган.

Җәмәгать суды кагыйдә бозучыны ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев