Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

3 нче Аксубай урта мәктәбенең яшь инспекторлар отряды «Хыял» приютында кунакта булды

«Игътибар, җәяүле!» чарасы кысаларында яшь юл инспекторлары нәниләр өчен Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм кабатлауга биремнәр әзерләделәр.

Приютта вакытлыча яшәүче сабыйлар табышмакларны шатланып чиштеләр, юл хәрәкәте темасына җырлар башкардылар, җәяүле, машина йөртүче һәм пассажир өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр. Аннары барысы бергә мавыктыргыч уенда катнаштылар һәм Светофорлар шәһәрендәге төп геройга лабиринттан чыгарга ярдәм иттеләр.

Программа тәмамлангач, барысы бергә яшь җәяүле антын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.

Чарада катнашучыларның барысы да истәлеккә бүләкләр алдылар.

Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев