10 айда 33 очрак: Аксубай районында ЮХИДИ штрафларын түләмәгән өчен нинди җәза бирәләр
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 20.25 маддә буенча штрафларны түләмәгән өчен 2025 елның 10 аенда 33 материал төзегән.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе полиция майоры Нияз Гыймалетдинов хәбәр иткәнчә, ике очрак буенча мәҗбүри эшләр билгеләнгән, калган материаллар буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган.
Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: РФ КоАПның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча тулысынча түләнергә тиеш. Административ штрафны вакытында түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуга китерә, ләкин 1 мең сумнан да ким түгел, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы каралган.
Шулай ук штраф түләүдән качучы машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин. Бурычны түләтүнең мондый формасы да актив кулланыла, транспорт чарасын кулга алу, соңыннан ул бурычны түләү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин. ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе күңелсезлекләргә юл куймас өчен административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев