Бәхет чакырымнарым
Җырларда да бәхет чакырымнары дип җырлана бит.
Тәрәзәдән әни карый
Кочаклап яраннарын.
Шул яраннарга кызыгып,
Әй китеп барганнарым...
Җырларда да бәхет чакырымнары дип җырлана бит. Әти-әниле йорт – иң җылы, бәхетле йорт. Җәй көне бакчабызда әни утырткан аллы-гөлле чәчкәләр, әтинең көчле иңнәре күтәргән йорт-җирдәге төзелеш, әни белән әтинең безне сагынып көтеп алулары... Болар барысы да туып-үскән үскән нигеземә илткән бәхет чакырымнары. Ә инде туган нигездә, кадерле кешеләрең янында син кабат сабый, балачак дөньясында. Еллар үткән саен алар янында үткән мизгелләрнең никадәр кадерле икәнен йөрәгең белән тоясың икән. Әнә шулай бу бәхетне озын-озак еллар тоярга насыйп итсен дә бәхет чакырымнарына илтсен безне кайтыр юлларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев