Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

«Үлемсез полк» башка форматта узачак!

Быел илебез территориясендә «Үлемсез полк» йөреше гамәлдән чыгарыла.

Ләкин Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтер мәңгелек. «Үлемсез полк» башка форматта узачак.

Геройның фотосын машинада яки значок буларак киемдә урнаштырырга мөмкин. Җиңү көнендә эшләүчеләргә ветеран турында мәгълүмат белән бейдж ясарга тәкъдим ителә, алар аны бәйрәм көне дәвамында кия алачак.

Аксубай районы халкын ВКонтакте челтәрләрендә онлайн акциядә катнашырга чакырабыз. Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында онлайн рәвештә #МинемГеройМинемГаилә флешмобы эшли башлады, анда республика халкы үз гаиләләре геройларының сугыш еллары тарихлары белән уртаклаша ала. Үз каһарманыгызның тарихы турында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы аша сөйләгез. Геройларның тарихлары безнең редакция битләрендә пәйда булачак. Сезнең битегездә мәгълүмат урнаштырылганнан соң, сылтаманы “Авыл таңнары/Аксубай районы яңалыклары” берләшмәсенә җибәрегез.

Без сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез. Үлемсез полкның «Хәтер дивары»н да оештырырга мөмкин. Җиңү көне алдыннан мәгариф оешмаларына, предприятиеләргә, иҗтимагый һәм мәдәни киңлекләргә үз объектларында сугышта атнашучыларның фотолары белән «Хәтер диварлары»н урнаштырырга тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев