Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Сугыш әйберләрендә тарих саклана

Музей диварларында балалар һәм өлкәннәр өчен экскурсияләр, укучылар белән музей дәресләре уза. Монда сугыш чоры мохите хөкем сөрә.

Музейда булучылар илнең үткәненнән яңа битләрне ачалар. 80 ел эчендә сары төскә кергән фронт хатлары – безнең бабаларыбызның чын тормыш тарихы. Алар фронт аша, озак атналар дәвамында килгәннәр һәм адресатларга тапшырылганнар. Аларда – өйдәгеләрне ярату, аларны һәм туган җирне сагыну, дошманны җиңеп, өйгә кайту теләге бар. Көндәлек солдат тормышы турында коры хикәя булып күренгән бу юлларда безнең тыныч киләчәгебез өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгын һәм ихтыярын тоясың.

Аларны музейга сугышта катнашучыларның гаилә әгъзалары район өчен тарихны саклап калу өчен бүләк иткәннәр. Өчпочмаклы хатлардагы кара белән язылган текстларны әле дә укырга мөмкин. Экспозициядә шулай ук фронтовиклар кулланган каскалар, кашыклар, фляжкалар, фотолар, документлар, чәнечкеле тимерчыбык кисәкләре, батырлыклары өчен алынган бүләкләр бар. Пыяла астына урнаштырылган сугыш әйберләре чын ядкәр булып тора һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә аларның кыйммәте бәяләп бетергесез.

– Балалар хәрби тематика буенча экспонатларны аеруча игътибар белән карыйлар, – ди музей директоры Наталья Куштукова. – Аларның килеп чыгышы белән кызыксыналар, сугыш әйберләрен үз сугыш герое булган гаилә тарихы белән бәйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев