Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Җиңүнең 77 еллыгын каршы алды

Җиңү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышының бердәнбер катнашучысы Елисей Тимирясовны котлады.

Ул 98 яшьлек ветеранга Россия Президенты, Татарстан Президенты һәм күп милләтле Аксубай районы халкы исеменнән котлау сүзләре җиткерде.

– Җиңү көне – тиңдәшсез каһарманлык һәм халкыбызның бердәмлеге, Ватанга тугрылык символы булган барлык буын россиялеләр өчен изге дата. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Елисей Мурзич, Җиңү өчен, ныклык һәм батырлык өчен. Сез – аксубайлыларның күп буыннары өчен үрнәк! –диде район җитәкчесе.

Район башлыгы Елисей Тимирясовка сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде, бүләкләр һәм Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан парадка чакыру открыткасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев