Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Бандеровчылар бандасына каршы көрәшкән

Җиңү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов сугыш ветераны Николай Панюковны котлады.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм юлламасын укыды, өлкән буын вәкиленә иң изге теләкләр белән ТР Президентыннан, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан һәм Аксубай районыннан бүләк җыелмасы тапшырды. 

– Хөрмәтле Николай Иванович, Сез Бөек Ватан сугышыннан соң бандеровчылар бандасы белән кыю көрәшкәнсез, батырлык күрсәткәнсез. Сез бүген район яшьләре өчен каһарманлык үрнәге булып торасыз. Сезгә күп елларга сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим. 

Николай Панюков Совет Армиясенә 1951 елның 12 октябрендә чакырыла. Ул 32.40 (Украина) хәрби часть составында хәрби операцияләрдә катнаша. Өлкән лейтенант булып хезмәт итә. Туган ягына 1954 елның октябрендә кайта. Гомер буе кинофикация тармагында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев