Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Әтиемнең күз яшьләрен хәтерлим

Заря поселогында яшәүче Светлана Гулякова фронтовик әтисе Василий Исмуллин турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты.

Яңа Аксубайда туган Василий Исмуллин 18 яшьлек егет булып фронтка чакырыла. Ул сугыш юллары аша Украинаны, Европа дәүләтләрен үтеп, Берлинга кадәр барып җитә, 1948 елда гына туган нигезенә кайта. Аның күкрәген орденнар һәм медальләр бизи. Ул 85 яшькә кадәр яши.

– Кызганыч, әти сугыш турында бик аз сөйли иде. Аның нәрсә кичергәнен уйлау да куркыныч. Яшь сугышчыларны алгы сызыкка алып барганда, эшелонны фашистлар утка тота, сугышчыларның яртысы һәлак була, әти контузия ала, госпитальгә эләгә. Көнбатыш шәһәрләрен азат иткәндә, аңа һөҗүм утлары астында елга аша кичәргә туры килә. Ул моны эшли. Бу тәмуг була, уңда да, сулда да кешеләр һәлак була, суга бата.

Бала чагымда без аның белән сугыш турында фильм, солдатларның Корсунь елгасы аша чыканда, аларны дошман бомбага тоткан эпизодны карадык. Кинәт мин әтиемә барылып карадым һәм аның күзләрендә яшьләр күрдем. Мин моны гомер буе хәтерлим. Хәзер мин аның экранда сугыш эпизодын күргәч нәрсә хис иткәнен аңлыйм. Мин аның күз яшьләрен бүтән күрмәдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев