Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Аксубайның Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясовны район башлыгы котлады

Аксубайда бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш катнашучысы Елисей Мурзич Тимирясов Җиңү көне алдыннан котлаулар кабул итте.

99 яшьлек ветеранны район башлыгы Камил Гилманов котлады. Ул шулай ук ветеранга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Метшинның котлауларын юллады.

Тимирясовлар йортында кунакларны бәйрәм өстәле артында көткәннәр. 9 Май бу гаилә өчен календарьдагы дата гына түгел. Ә һәркем яраткан әтисен һәм бабасын Җиңү көне белән котлау һәм бүләк ителгән тормыш өчен рәхмәт белдерергә ашыга торган көн.

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Без Сезнең батырлыгыгыз өчен рәхмәтле һәм безнең белән тагын бер Җиңү язны каршы алуыгызга бик шатбыз, – диде район башлыгы ветеранга бүләкләр тапшырып.

Елисей Мурзич котлауларга чын күңелдән шатланды, кунакларны чәйгә чакырды.

Район башлыгы Елисей Мурзичның улларына әтиләренә кадер-хөрмәт күрсәтүләре һәм үз балаларын бабалары үрнәгендә тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Елисей Мурзичның йорты – оныклары, оныкчыклары һәм күпсанлы туганнарының бергә җыелу урыны.

Елисей Мурзич халыкка мөрәҗәгать итәр өчен чыгыш сүзен әзерләве һәм, һичшиксез, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан парадка барачагы турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев