Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Аксубай техникумы студентлары җиңү солдатына рәхмәт белдерделәр

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары Бөек Ватан сугышында катнашучы Елисей Тимирясовта булдылар.

Иртән ветеран йорты янында сугыш турында җырлар яңгырады, ул Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молостов белән әңгәмә корып, креслода утырды. Урамның азагында ак халатлы һәм хәрби формадагы яшьләр колоннасы күренде. Үтеп баручылар моны гаҗәпләнеп күзәттеләр, Энгельс урамыннан үтеп баручы машиналар туктап калдылар, колоннага юл бирделәр. Студентлар ветеранның өенә кадәр атладылар һәм сафка тезелеп бастылар. Йөзләгән караш Елисей Мурзичка төбәлде – ул бик гаҗәпләнде.

– Без сезне Җиңү көне белән котларга килдек, – дип мөрәҗәгать итте фронтовикка Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов. – Фашистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

Студентлар өч тапкыр хор белән “Рәхмәт!”, дип әйттеләр.

– Без Сезнең алда Җиңү өчен түбәнчелек белән баш иябез! – диде һөнәри-техник белем бирү учреждениесе җитәкчесе.

Үз хөрмәтенә мондый тамашаны көтмәгән ветеран бик дулынланды. Елисей Мурзич яшьләргә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев