Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Аксубай Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Бүген, 9 майда, Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Җиңү көне – һәркемнең шәхси һәм әһәмиятле бәйрәме. Иртәнге сигездән Мәңгелек ут янында районның яшь армия хәрәкәте вәкилләре Мактаулы каравылда торды һәм яшь буын бәйрәм чарасы дәвамында почет вахтасын алып барды.

Быелгы Җиңү көне үзенчәлекле, якты, күңелгә үтеп керерлек, истә калырлык булып үтте. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын безнең районда бүгенге көндә исән булган Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветеран – Елисей Мурзич Тимирясов каршы алды. Олы яшьтә булуына карамастан (99 яшь!), ул бәйрәмгә үзе килде.

Җиңү көне сугыш һәм хәзерге буын кешеләрен берләштерде – хөрмәтле урыннарны, ветераннар белән бергә, Безнең заман геройлары, ялда булган мобилизацияләнгән якташлар алды. Үзәк мәйданда халык күп иде – Бөек Ватан сугышы геройларының нәсел дәвамчылары бу бөек көнне бергә бәйрәм итү, истәлекле тантанада катнашу өчен җыелдылар.

МЕМОРИАЛ ИТӘГЕНӘ ТАҖЛАР ҺӘМ ЧӘЧӘКЛӘР САЛДЫЛАР

Район оешмалары һәм предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар, ветераннар хәрәкәте коллективлары «Вставай, страна огромная» дигән тирән мәгънәле җыр астында, Хәрби дан обелискы итәгенә салыр өчен веноклар һәм чәчәкләр тотып, акрын адымнар белән мәйдан буйлап атладылар. Бу хәрәкәтнең үзендә тирән мәгънә ята: без ата-бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез һәм аларга тыныч күк өчен рәхмәт белдерәбез. Мәйданны тетрәнү һәм дулкынлану биләп алды – веноклар салу тантанасын йөзләгән аксубайлы һәм район кунаклары күзәтте. Бу мизгел беркемне дә битараф калдырмады.

Бер минутлык тынлык игълан ителде. Мәйдан тынып калды. Фронттан кайтмаганнар һәм кайтып та Җиңүнең 78нче язына кадәр яши алмаганнар истәлегенә залплар яңгырады.

КӘКРЕ КҮЛГӘ КАДӘР ТРАДИЦИОН (46) КРОСС

Мәйданда спорт маршы яңгырады. Бу Советлар Союзы Герое Григорий Романовның туган ягына Аксубай-Кәкре Күл җиңел атлетика йөгерешенең старт билгесе булды. Анда спортчыларны шулай ук үзәк мәйданнан флаглар, алкышлар белән озаткан кебек каршы алдылар. Спортчылар Җиңү көнендә бу йөгерешне 46нчы тапкыр ясадылар. Төркем составында – мәктәп укучылары, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, район кунаклары бар иде. Төрле яшьтәге дистәләгән җиңелатлетчылар бәйрәмдә катнашучыларның сокланулы карашлары астында җиңелчә йөгереп үтеп киттеләр. Яшь төркемнәре өчен үз дистанцияләре билгеләнде. Иң максатчаннары соңгы нокта – Кәкре Күлгә кадәр барып җиттеләр.

Бәйрәмне Туган ил, Җиңү көне турындагы җырлар дәвам итте. Балалар коллективлары катнашындагы хореографик композицияләр тантанада катнашучыларның зур игътибарын җәлеп итте. Балалар ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр.

БУ ҖИҢҮ ЯЗЫ!

– Җиңү көне барыбызны да дөньяны фашизмнан азат иткән Җиңүчеләр буыны өчен горурлык белән берләштерә, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – Без Җиңүнең нинди бәягә бирелгәнен беләбез. Сугышның каты сынауларын узган халкыбыз дошманга буйсынмады. Без бу тарихи көннең мәгънәсен яхшы аңлыйбыз.

Бүген безнең дистәләгән якташларыбыз Украинада нацистларга каршы көрәштә алдынгы сызыкта тора. Сугышчылар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Без аларның Җиңү белән кайтуларын көтәбез.

Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәмгә җыелучыларны ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев җылы котлады. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның өлкән буынга тыныч күк йөзе өчен бәйрәм мөрәҗәгатен укыды, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район халкын һәм кунакларны Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов ихластан котлады.

– 1945 елда халкыбыз, батырлык күрсәтеп, фашистлар германиясен Җиңде, – диде ул. – Бу сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзде. Фашизм кабатланмаска тиеш. Моның өчен безнең егетләр Украинада сугыша. Җиңү безнең артта булачак!

Яшь буын исеменнән 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Камил Гилманов «Россия Кораллы көчләренең элемтә гаскәрләренә 100 ел тулуга» медален Аксубай районының Мактаулы гражданины Николай Янилкинга тапшырды.

МӘЙДАН БУЕНЧА МАРШ

Мәйдан буйлап парад адымы белән йөреп узу – тантананың истәлекле мизгелләренең берсе. Аны Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм балалар сәнгать мәктәбенең барабанчылар ансамбле музыкасы озата барды. Күп еллар дәвамында парад тере музыка астында уза. Галина Сруртдинова җитәкчелегендәге оркестр һәм барабанчылар бәйрәмдә катнашучыларга ритм һәм тон өстиләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә парадны запастагы подполковник Рамил Сөләйманов ачты.

Мәйдан буйлап тантаналы марш белән Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Варшава килешүе ветераннары советы һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме әгъзалары (җитәкчесе Руслан Терегулов), Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннары (Виталий Маркин), Чик буе гаскәрләре ветераннары (Алексей Бобов), Диңгез җыены ветераннары (Анатолий Скворцов), Аксубай һәм Аксубай районы хатын-кыз волонтерлар (җитәкчесе Наталья Охотникова) атлады.

Мәйдан буйлап Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары, Аксубай үзәгенең өч мәктәбе укучылары парад адымнары белән уздылар. Йөреш барган арада халык мәйдан буйлап атлаучы сугыш ветераннарын, волонтер хатын-кызларны, укучыларны сокланып һәм дулкынланып күзәттеләр. Бу искиткеч һәм тәэсирле күренеш иде.

ВЕТЕРАННАР ӨЧЕН БИЮ ҺӘМ ИПИ

Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентларының мәйданда чыгышы тамашачылар өчен чираттагы көтелмәгән бүләк булды. Кавказ халыклары костюмнарыннан егетләр һәм кызлар лезгинка биюен тәкъдим иттеләр. Дәртле биюне вальс алыштырды. Дистәләгән егет һәм кыз май кояшы нурлары астында вальс әйләнделәр. Бу бик матур һәм мавыктыргыч чыгыш булды.

Рус, татар, чуаш милли киемнәрендәге кызлар ветераннарга техникумда пешерелгән икмәк бүләк иттеләр. Технгикум директоры Фәрхат Аюпов өлкән буын вәкилләре алдында баш иеп, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм программасы бик күп кызыклы, онытылмас минутларны үз эченә алды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең җырлары һәм бию композицияләре белән бәйрәмне тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев