Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!

Яңа Ибрай авылында узган тантаналы чара Алмас Әдһәмов истәлегенә багышланды

Быел генерал-майор Алмас Әдһәмовка 100 яшь тулган булыр иде. Районда бу исемне белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

– Алмас Әдһәмов – яңаибрайлыларның гына түгел, районның, республиканың, илнең горурлыгы, – диде тантананы ачып, аның төп оештыручысы, ветеран-педагог Шәүкәт Кәбиров. – Сугыш башланыр алдыннан ул хәрби училище курсанты була, ә сугыш башлангач Калинин фронтында, Ржев янындагы иң каты сугышларда катнаша. Без, Чәтрән халкы (Яңа Ибрай авылының элеккеге исеме) шулай ук Алмас Мәхмүт улының 1945 елда Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашу хөрмәтенә ия булуы белән горурланабыз, ул вакытта Кремль итәгендә гитлер гаскәрләренең җиңелгән байраклары ята.

Очрашуда сугышчы-якташның Мәскәүдә яшәүче ике улы – Россия Кораллы Көчләре офицерлары Сергей һәм Александр, оныклары Владимир һәм Александр хатыннары белән һәм генералның оныкчыгы Федор катнашты.

Тантана башланганчы, кунаклар авыл зиратында җирләнгән бабалары, авыл укытучысы Мәхмүт Мотыйгулла улы Әдһәмов каберенә бардылар.

Кунаклар шулай ук авылның үзәк паркында горур басып торган әтиләренең бюстына һәм аның янәшәсендәге Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салган яңаибрайлыларның исемнәре язылган стелла каршында баш иделәр.

Чарага авылның республикада танылган кешеләре дә килде. Тантана мәдәният йортында дәвам итте, анда алар барысы да атаклы якташыбыз, аның тормыш юлының патриотик тәрбия планында әһәмияте турында истәлекләре белән чыгыш ясадылар.

Район башлыгы Камил Гилманов та үз чыгышында, аксубайлыларга Ватанга тугрылыклы булу үрнәген китаплардан да, кинолардан да эзләргә кирәкми, иң яхшы үрнәк – ул Алмас Әдһәмовның тормышы һәм хәрби хезмәте, дип ассызыклады.

– Яшьләр арасында Алмас Әдһәмов кебек кешеләр күбрәк булса, махсус хәрби операция күпкә оперативрак җиңү белән тәмамланыр иде, – дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга. – Халык һәм Армия бердәм булганда гына без җиңәчәкбез.

Александр Әдһәмов бәйрәмне оештырган өчен абыйсы һәм шәхсән үз исеменнән район җитәкчесе Камил Гилмановка, авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировка һәм бәйрәмгә килгән авыл халкына рәхмәт белдерде.

– Сезгә, Шәүкәт Галимҗан улы, тантананың инициаторы һәм оештыручысы буларак, гаиләбез аерым рәхмәт белдерә, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмне алып баручыга Александр Әдһәмов. Ул мәктәп музеена әтисе истәлегенә гаилә өчен кадерле булган ядкәрләрне бүләк итте.

Кунакларның рәсми чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Тантанада катнашучылар җирле мәктәп укучыларының һәм район үзешчәннәренең чыгышларын җылы кабул иттеләр.

Тулырак газетаның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев