Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Витаминнарны дөрес куллана беләсезме?

Табигать кышкы йокысыннан уянган кебек зарарлы вируслар да һава торышы уңай якка үзгәргәнен бик тиз сизеп ала.

Шуңа да яз айларында кеше организмына витаминнар аеруча кирәк. Ләкин организмга кайсы витамин җитмәгәнен кайдан белергә?

Витаминнар кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Чөнки кирәгеннән артык мавыгуның начар яклары бар. Доза арткан булса, ул организмга көчле аллергия бирергә мөмкин.

А витамины җитмәгәндә тире зыян күрә. Кул тиресе коргаксый. Ашказаны-эчәк таркты, бронх һәм күзләрнең лайлалы тышчалары зарарлана.Балаларда D витамины җитмәгәндә – рахит, ә өлкәннәрдә – остеохондроз, хәтта теш бозылу башлана.
Организмда K витамины җитми икән, диабет билгеләре барлыкка килә, яралаганда кан озак туктамый.

Е витамины җитмәгәндә күрү сәләте начарлана, мускулларның зәгыйфьлеге, тиредә пигмент таплары һәм күз астындагы кара әйләнәләр барлыкка килә. Әлеге витамин җитмәгән кешедә даими арыганлык, кәефнең кискен бозылуы,  аңкауларның канавы сизелә.

B төркеме витаминнары җитмәүчеләрне йокысызлык, чәч  коелу интектерә. Еш кына баш әйләнә һәм борчу хисе барлыкка килә.

С витамины җитмәгәндә, кеше тиз арый, зур булмаган яралар да озак төзәлә, тиредә еш кына күгәргән урыннар барлыкка килә.

Һәр дару формасы – таблетка, капсула, гранула, эремә, сироп, порошок яки суда эри торган таблеткалар организмда төрлечә үзләштерелә. Барысының да уңай һәм тискәре яклары бар.

Таблеткаларны кайвакытта йотарга бик авыр. Аларда булган витаминнар акрынрак үзләштерелә. Әмма таблеткаларда актив матдәләрнең концентрациясе югары һәм алар арзанрак тора.

Капсулаларны йотарга уңайлы, аларның витаминнары да тиз үзләштерелә. Грануланың тәме һәм исе нейтраль, алар озак саклана. Инъекция өчен эремәләрдә витаминнар югары концентрациядә була. Сиропны кеше организмы тиз үзләштерә. Порошок уңайлы, аны озак саклап була. Порошоктагы витаминнар организмда актив ингредиентны күбрәк үзләштерү  мөмкинлеген бирә. Суда эри торган таблеткалар организмда бик тиз тарала. Шул ук вакытта алар ашказаны системасына зыян китерми, аларны эчәргә уңайлы һәм рәхәт.
 

Чыганак:shahrikazan.ru

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев