Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Грипп белән чирләп киттең икән

Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара.

Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру куркынычы зур. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин.

Өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту барлыкка килә.

Беренче тәүлектә тамак кибә, әрнеп тора, борын тыгыла. Икенче-өченче көннәрдә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана.

Әгәр авырдыгыз икән:

* Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калуыгыз кулай, урамга чыгып йөрмәгез.

* Авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятыгыз.

* Гаилә әгьзалары белән аралашмаска тырышыгыз.

* Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакыртыгыз.

* Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын. Куллангач, аларны шунда ук ташлагыз.

* Күп итеп витаминлы эчемлекләр, морслар эчегез.

* Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.

Әгәр гаиләдә берәрсе чирләп китсә, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

* Аны башкалардан аерып аерым бүлмәгә урнаштырырга.

* Авыруны караучы бер генә кеше булса яхшы. Ул йөкле хатын-кыз булмасын.

* Барлык гаилә әгъзалары битлек кию, кулларны еш юып тору кебек гигиена чараларын үтәргә тиеш.

* Авыруга бер метрдан да якынрак килмәгез.

* Чирле кеше өчен аерым савыт-саба тотыгыз.

* Авыруга игътибарлы булырга, хәле кискенләшкән очракта табиб чакырырга кирәк.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев