Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Февраль – агач-куакларны кайгыртыр вакыт

Февраль – алдан фаразлап булмый торган ай. Ул җылы да булырга мөмкин, бу исә сирин, карлыган, слива, чия, абрикос бөреләренең бүртүенә китерә. Шулай ук температура кискен төшеп, шытарга ашыккан бөреләр һәлак булырга мөмкин.

Җепшек көннәрдә көзге акшарның юылмавын карап торырга кирәк. Әгәр мондый очрак булса, +5 градустан да түбән булмаган температурада яңадан акшарларга кирәк.

Февраль буе агач төпләренә кар салыгыз һәм аны таптагыз.

Температураның үзгәрүен ябалдашлары известьлы су белән эшкәртелгән агачлар җиңелрәк кичерә (200-300 г известьны 10 л суга салырга). Бу – ботакларны агач нурларыннан һәм бөреләрне туңудан саклый, шулай ук бөреләрнең иртә бүртүенә ирек бирми. Әлеге эшне февраль аеның җылы көнендә башкарырга була.

Башына чүпрәк чорналган таяк белән сак кына суккалап, ябалдаштагы карны төшерегез. Җылы көннәрдә, бигрәк тә язга якын вакытта, агач ботаклары авыр ябышкак кар белән каплана. Суыклар әйләнеп кайтканда, ул анда катып кала. Бу ботакларның сынуына китерә.

Февраль-март айларында җепшек көннәр озакка сузылса, бакча җиләгенә зыян килергә мөмкин. Түбән урыннарда үскән җиләкләр тирәсенә су җыелган булса, агызып җибәрү өчен юл ярыгыз. Боз астында кислород җитмәү аркасында тамырларының үлүе бар.

Бакчагызны кимерүчеләрдән сакларга онытмагыз: февральдә алар күп ашый башлый һәм агачларга зыян сала ала. Кәүсә тирәли карны сукмак рәвешендә таптагыз. Тыгыз кар эченнән күсе-тычканнар йөри алмый. Агулы ризыклар кую да алардан саклар.

 

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев