Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Рамазан ае фазыйләтләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам әйткән: “Әгәр дә Рамазан ае килсә, бу айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, һәм шайтаннар богауга алына” Мөслим хәдисләр җыентыгында “... рәхмәт ишекләре ачыла” диелә.

Бу хәдисләр Рамазан аеның нинди фазыйләткә ия булуына дәлил булып тора. Башка айларга караганда, бу айда шундый зур форсат бирелә: җәннәт ишекләре ачык, без күбрәк изгелекләр кылып, үзебезнең нәфесебезне тәрбияләп, шушыңа омтылырга бурычлы; бу айда безгә шайтаннар вәсвәсә кылмый, бары тик үзебезнең нәфесебез белән генә калабыз. Бер ел дәвамында безнең нәфесебез бозыла башлый, начарлыклар белән күмелә, һәм Аллаһ Тәгалә нәфесебезне тәрбияләү, икенче рамазанга хәтле саклау, күбрәк изгелек кылу, вакытны тәртипкә салып, билгеле вакытта Коръән уку, Аллаһны зикер итү, төнге намазларны уку өчен безгә бер ай вакыт бирә. Тәртипкә салу – ул бары тик хәерле сүзләр генә сөйләү, хәерле гәмәлләр генә кылу һәм җәһәннәм гәмәлләреннән ерак булу, бозыклыкларны калдыру, Аллаһ Тәгаләдән шушы бозык гәмәлләребез өчен истигъфар-тәүбә сорау.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам тагын бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем рамазан аенда иман белән һәм Аллаһның әҗерен өмет итеп намазларын укыса, (монда сүз нәфел намазлары турында бара), Аллаһ Тәгалә аларның гөнаһларын гафу итәр” (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгында). Бу хәдис тәравих намазлары турында. Аларны уку гөнаһларыбыз кичерелүгә сәбәп була. Иман һәм өмет белән уку, димәк, Аллаһның шушы вәгъдәсенә ышанып, Аллаһның савабын өмет итеп, бүтән берни сорамый, берни кушмый... Бу тәравих намазларын калдырмыйча, даими, имам белән мәчеттә укырга тырышуга этәргеч булып тора. Һәм моның өчен Аллаһ Тәгалә төне буе намаз укыган әҗер-саваплар бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам: “Кем, имам намаздан аерылганчы, аның белән шушы төнге намазны укыса, Аллаһ Тәгаләдән төне буе намаз укыган әҗер-савап бирелә” – дигән (Әбү Давыт, Тирмизи хәдисләр жыентыгында).

Аллаһ һәркайсыбызга Рамазан ае вакытының, тәравих мизгелләренең фазыйләтләрен татып, хәерле гәмәлләрдә үткәрергә тәүфикъ-һидаять бирсен. Аллаһ Тәгалә моңарчы булган гөнаһларыбызны гафу итсә иде. Әмин.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев