Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Район делегациясе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган 14 нче Республика ифтарында катнашты

Быел республика ифтарында Татарстанның барлык почмакларыннан 8 меңгә якын кеше катнашты.

Алар – төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары, аз керемле гражданнар, мәртәбәле кунаклар.

Бу чарада шулай ук Аксубай районыннан район башлыгы Алмаз Мингулов, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының әнисе Гөлсирен Хөсәенова, махсус хәрби операциядә катнашучы Ватанны саклаучының апасы Минзифа Ризванова, волонтер хатын-кызлар Нәфисә Шәрифуллина, Альбира Кәбирова һәм СВОга даими ярдәм күрсәтүче дин-кардәшләребез катнашты.

Ифтарда катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Дин тотучылар «Абыстайлар хәзинәсе» тематик күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Татар кул осталары милли стильдә кулдан эшләнгән күн, текстиль, мех, мамык эшләнмәләр, бизәнү әйберләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук республика җитештерүчеләреннән хәләл ярминкә дә оештырылды.

Чараның рәсми өлеше Татарстан мөфтие урынбасары, Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровның Коръән һәм дога укулары белән башланып китте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чара барышында мөнәҗәтләр, тирән эчтәлекле вәгазьләр яңгырады. Катнашучылар бергәләп җәмәгать намазы укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев