Аксубайда Пасха күмәчләрен изгеләндерделәр
Пасха бәйрәме алдыннан, Аксубай православие гыйбадәтханәсе янында бәйрәм күмәчләре изгеләндерелде.
Гыйбадәтханәдә литургия барган арада, күп кенә хуҗабикәләр өйдән бәйрәм күмәчләрен, буялган йомыркаларны, Пасха бәйрәмендә өстәлдә булачак бар нәрсәне алып килделәр. Продукция матур итеп бизәлгән, кәрзиннәргә салынган иде. Боларның барысын да озын өстәлгә урнаштырдылар.
Руханилар җырлавы астында кулич һәм Пасха ризыкларын Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий изгеләндерде. Хуҗабикәләр епископка чиркәү йоласын башкарганы өчен җылы рәхмәт белдерделәр һәм бәйрәм ризыкларын шатланып өйләренә алып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев