Ләйләтүл-Кадер нәрсә ул?
Хөрмәтле дин кардәшләрем, Рамазан аеның соңгы 10 көне дә узып китеп бара. Шушы төннәр арасында — мең айдан да хәерлерәк булган Ләйләтүл-Кадер кичәсе бар.
Бу кичтә кылынган һәр изгелек өчен әҗер-саваплар күп тапкырга арттырыла ин шәә Аллаһ. Мең ай – бу 83 ел 4 ай дигән сүз.
Ләйләтүл-Кадер нәрсә ул?
Ләйләтүл-Кадер – Рамазан аендагы иң кадерле төн. Ул турыда Коръәндә (Әль-Кадер сүрәсендә) аерым сүрә белән әйтелә. Бу төннең мәгънәсе бик тирән:
-Коръән иңдерелгән төн – нәкъ менә бу кичтә Коръәннең иңүе башланган.
-Язмыш билгеләнү төне – бу төндә фәрештәләр кешеләрнең киләсе елга язмышларын язып куя.
-Кадер һәм көч төне – бу төндә кылынган гыйбадәт 1000 айдан да хәерлерәк.
Иң мөһим үзенчәлекләре
1. Вакыты
-Кайсы төнне эзләргә? Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Ләйләтүл-Кадерне Рамазанның ахыргы 10 төненең так (ягъни 21, 23, 25, 27, 29) төннәрендә эзләргә кирәк.
2026 елның Рамазан аенда бу төннәр:
-21 нче төн – 10 марттан 11 мартка
-23 нче төн – 12 марттан 13 мартка
-25 нче төн – 14 марттан 15 мартка
-27 нче төн – 16 марттан 17 мартка
-29 нче төн – 18 марттан 19 мартка
-Билгеләре – галимнәр әйтүенчә, бу төн тыныч, салкынча, якты һәм күңелгә рәхәт була. Әмма аны төгәл билгеләү мөмкин түгел.
2. Бу төндә нәрсәләр була?
-Фәрештәләр иңә – Җәбраил (галәйһиссәләм) һәм күп фәрештәләр җиргә төшеп, мәгъфирәт (гафу итү) сорыйлар.
-Барлык кешеләрнең язмышы языла – Аллаһ Тәгалә бу төндә кешеләрнең язмышларын үзгәртә ала. Моның өчен ихлас тәүбә һәм изге догалар кылу кирәк.
3. Мөселманнар өчен әһәмияте
-Гыйбадәт кылу – тәравих, тәһәҗҗүд намазлары, Коръән уку, зикер, догалар кылу, аеруча Аллаһ тәгаләдән гафу сорау.
-Доганың көче – бу төндә хәтта гади генә гамәлләр дә 83 еллык гыйбадәт кылган кебек әҗер-савап китерә. Аллаһ Тәгалә безнең кылган һәрбер изге гамәлләребез кабул булсын. Әмин.
Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев