Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Аксубайда һәлак булган совет солдатлары рухына панихида узды

Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.

Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган обелиск янында истәлекле тантана алдыннан сугышта һәлак булган совет солдатлары рухына панихида узды.

Православие динен тотучылар изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсеннән тәре йөреше белән дан мемориалына килделәр. Панихиданы Аксубай православие гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев үткәрде. Гыйбадәт кылуда гыйбадәтханә мәхәлләсе, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, Бөек Ватан сугышы геройларының балалары, оныклары һәм оныкчыклары катнашты. Православие динен тотучылар сугышларда батырларча катнашкан һәм Һәлак булган якыннарын һәм җиңү белән кайткан һәм бу көнгә кадәр яши алмаган кешеләрне хөрмәтләп искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев