Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Аксубай районының авыл гыйбадәтханәсендә өмә үткәрделәр

Традиция буенча күп еллар дәвамында Бөек пост вакытында Иске Мокшино авылы гыйбадәтханәсендә генераль җыештыру үткәрелә.

– Без тәүбә итеп, күз яшьләре белән җаныбызны чистарткан кебек, гыйбадәтханә дә чистартуга, аруландыруга мохтаҗ, – ди гыйбадәт йортына йөрүче Вероника.

Чиркәүне җыештыруда гыйбадәтханәгә даими йөрүче кешеләр һәм авылның битараф булмаган кешеләре катнашты. Алар яктырткычларны, барлык шәмдәлләрне һәм лампаларны юып, ялтыратып куйдылар. Иконаларны тузаннан сөрттеләр, тәрәзәләрне һәм ишекләрне юдылар, юлларны себерделәр. Ир-атлар гыйбадәтханә территориясен кыш дәвамында тупланган чүп-чардан чистарттылар. Өмәдә шулай ук авыл мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Фото: авыл гыйбадәт йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев