Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Аксубай гыйбадәтханәсендә литургияне Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий җитәкләде

Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә үткән литургияне владыко Пахомий җитәкләде.

Бәйрәм гыйбадәтенә бик күп дин әһелләре җыелды – кешеләр бирегә гаиләләре белән килделәр.

Гыйбадәтханә диварларында дулкынлану атмосферасы хөкем сөрде, гыйбадәт Чистай чиркәү хоры җырлавы астында узды.

Дини хезмәт тәмамлангач, епископ Пахомий дин тотучыларга бөек бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Бүгенге Пост шимбәсе көне – ял көне, Пасха бәйрәменә әзерлек көне, – дип билгеләп үтте ул. – Без бәйрәм якынлашуын, шатлык, бөек вакыйганың тирәнлеген тоябыз. Барыгызны да нурлы Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, Аллаһының ярдәмен, сәламәтлек телим.

Чиркәү советы, мәхәллә исеменнән епископ Пахомийга сәламләү сүзләре белән Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсе башлыгы Александр Качаев мөрәҗәгать итте.

– Безнең уртак догаларыбыз киләчәктә дә безне берләштерер дип өметләнәм, – дип ассызыклады ул һәм җыелучыларны Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлады.

Литургия тәмамланганнан соң бәйрәм күмәчләре изгеләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев