Наратлык тавында
Бүтән кышлар хаҗәт түгел, Бездә кышның гүзәле. Ай калыккач, тау башына Чыкмый йөрәк түзәрме. Ислемайлар читтә торсын, Һәрбер нарат хуш исле. Авылыбыз егетләре Үзләре нарат төсле. Чаналар тартып киләләр Төнге айның нурында. Уртак серләре дә бардыр Без-кызлары турында. Игътибарлы һәм ярдәмчел Егетләр бу төбәктә. Кызлар егет күзәтәләр, Качып кына тирәктә.
Бүтән кышлар хаҗәт түгел,
Бездә кышның гүзәле.
Ай калыккач, тау башына
Чыкмый йөрәк түзәрме.
Ислемайлар читтә торсын,
Һәрбер нарат хуш исле.
Авылыбыз егетләре
Үзләре нарат төсле.
Чаналар тартып киләләр
Төнге айның нурында.
Уртак серләре дә бардыр
Без-кызлары турында.
Игътибарлы һәм ярдәмчел
Егетләр бу төбәктә.
Кызлар егет күзәтәләр,
Качып кына тирәктә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев