Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Бер сурәтнең тарихы

Фин сугышында һәлак булган абзасы турындагы хәтерне саклый

Заря бистәсендә яшәүче Павел Ильин редакциягә туксан ел элек төшерелгән фотосурәт алып килде.

Анда республика комсомол конференциясендә катнашучы комсомоллар сурәтләнгән. Алар арасында Павел Моисеевич Гуляков та бар.

Бу – Павел Федоровичның әнисе ягыннан туган абзасы. Ул аны беркайчан да күрмәгән, чөнки абзасы 1940 елда фин сугышында һәлак булган. 

Ильиннар гаиләсендә бу кешене бүгенге көнгә кадәр тирән хөрмәт белән искә алалар. Ул 1907 елда Урмандеево авылында туа. Гаилә яңа Заря поселогына күченә. Аның шәхес буларак формалашуы монда үтә. Гаиләдә өч бала үсә, өлкән апасы Минусь, ул үзе һәм энесе (соңыннан ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә аннары күп еллар дәвамында хәрби комиссар булып эшләгән).

14 яшендә Павел Гуляковны бригадир итеп билгелиләр. Туганнарының искә алып сөйләүләре буенча, ул актив, эшлекле, алга карашлы булган. Ул шулай ук актив җәмәгатьче, комсомол була. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул ВЛКСМның  район комитеты секретаре булып эшли. 1931 елда район делегациясе составында  Казанда өлкә комсомол конференциясендә катнаша.  Ильиннар гаиләсендә әлеге фотосурәтнең Казанда нәкъ менә шушы чарада ясалганлыгын аңлаттылар. Фоторәсем артында:” 1931 елның гыйнвары. Октябрь районы. ВЛКСМның 13нче өлкә  конференциясендә төшелде (мин Октябрь. районы секр. булып эшләдем)”, – дип язылган. Павел Моисеевич икенче рәттә уртада (күзлектән) басып тора. Ул вакытта аңа 24 яшь була. Бәлки аның янында  районнан активистлар бардыр. Бәлки берәрсе сурәттән үз туганын таныр. Павел Гуляков бу фотоны сеңелесе Минуська, Павел Ильинның әнисенә җибәргән булган. Алар фронтовик ире белән ун бала үстергәннәр. Аның сөйләгәннәре буенча, гаиләдә Павел абзыйларын яхшы беләләр. Павел 33 яшендә вафат була.

Павел Гуляковның алдагы язмышы фаҗигале була. Аны ашыгыч хезмәткә чакыралар. Финляндия белән сугыш башлангач, ул хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ул армиядә хезмәт иткәнчегә кадәр гаилә корырга өлгерми, ә фин сугышы аның киләчәген тартып ала.  Комсомолчы бу сугыштан исән кайта алмый. Аның белән бергә якташыбыз, Савгачта яшәүче Степан Петрович Гурьянов сугыша. Сугыштан кайткач, ул Гуляковның туганнарына, сугыш беткәч һәм барысы да тантана иткәндә, дустын югалтуы турында сөйли. Ядрә Павелны нәкъ менә сугыш бетүгә шатланган вакытта һәлак итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев