Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Замана активлык таләп итә

Җәмәгать тормышында, сәясәттә, спортта актив булган кешеләргә таләп зур. Аксубайның 3нче мәктәбендә узган Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының "Балалар хәрәкәтен үстерү буенча өстенлекле эш алымнары" форумында әлеге сүзләр кызыл тасма булып сузылып барды. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен үткәрелсә дә, 14 мәктәптән өлкән сыйныф укучылары да...

Җәмәгать тормышында, сәясәттә, спортта актив булган кешеләргә таләп зур.
Аксубайның 3нче мәктәбендә узган Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының "Балалар хәрәкәтен үстерү буенча өстенлекле эш алымнары" форумында әлеге сүзләр кызыл тасма булып сузылып барды. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен үткәрелсә дә, 14 мәктәптән өлкән сыйныф укучылары да тәҗрибә алырга килделәр. Өченче мәктәп укучылары мастер-класслар күрсәттеләр, тренинглар алып бардылар, иҗади, актив һәм уңышлы булу серләре белән бүлештеләр. "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" бөтенроссия иҗтимаги-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасын төзү турындагы боерыкны Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 29 октябрендә имзалады. Узган елның 18 августында Татарстан башка төбәкләрдән аермалы буларак Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафына беренчеләрдән булып рәсми кушылды. Казан ратушасында 50 активист һәм 50 пилот мәктәпнең алар сафына кушылу тантанасы узды. Аксубайның 3нче мәктәп укучысы Камилә Хәйруллина тәкъдим итте.
2016 елның 1 сентябре әлеге балалар һәм үсмерләр оешмасы эшенең рәсми старт алу көненә әверелде һәм Аксубайның 3нче мәктәбе Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең пилот мәктәбе булды.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, һәр укучы үз сәләтен ачу мөмкинлеге алсын һәм үз ватанының лаеклы граҗданины һәм патриоты булсын, дигән гыйбарәне үз эченә ала.
- Россия хәрәкәте дүрт төп юнәлешкә ия, - диде форумда педагог-оештыручы Елена Селиванова. - Бу шәхес булып җитешү (иҗади үсеш, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, булачак һөнәрне сайлау), гражданлык активлыгы (иреклелек, эзләнү эшчәнлеге, туган якны өйрәнү), хәрби-патриотик үсеш (яшьармиячеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары) һәм мәгълүмати-медияле юнәлеш (мәктәп редакцияләре, социаль челтәрләр белән эшләү, фикер алышу мәйданчыклары).
Балалар барлык юнәлешләр буенча да уңышлы эш алып баруларын күрсәттеләр. Оешманың беренче ел гына эшләвенә карамастан, күп төрле чаралар, квестлар, акцияләр оештырылды, бердәм гамәлләр көннәрендә актив катнаштылар.
Россия хәрәкәте форумында активлар утырышы үтте, анда чарага ничек әзерләнү һәм үткәрү планы, бергәләп фикерләр алышып, төрле мәсьәләләргә чишелешләр табу тәкъдим ителде. Бишенче сыйныф укучылары белән дәрес үткәрделәр. ТИН укытучысы Юрий Макаров яшьармиячеләр белән спорт көч сынашу чарасын тәкъдим итте. Балалар вакытка противогазлар, гомумгаскәри саклагыч комплектларны киеп-салдылар, бер сүз белән әйткәндә, барысы да кызык һәм мавыктыргыч иде. Мәктәп директорлары белән - иҗади мастер-класслар һәм радиочелтәрдә эшләү осталыгы дәресе, үзләренең яшьтәшләре белән тренинглар үткәрделәр.
Тулаем алганда чара зур тәэсирләр калдырды. Форумда катнашучылар әйткәнчә, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте - ул чагыштырмача яңа юнәлеш, ничек эшләргә кирәклеге дә ахырына кадәр өйрәнелмәгән әле.
- Россия мәктәп укучылары хәрәкәте үз эшенә ваемсыз булмаган, хезмәтенә ихлас шатлана белгән, мавыктыргыч кешеләрне туплый, - дип билгеләп үтте форумда мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Бу яшьләрнең бөтен яклап үсеш алуы өчен импульс булып тора. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, җиңегез. Бүген мин бу мәктәптә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен булдырган күпсанлы укучыларны күрәм. Сез аның тормышын кызыклы итәсез. Ихласлыгыгыз, максатка омтылышыгыз һәм безнең уртак эшебезне алга җибәрүдә күп көч куюыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев