Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Юл һәм балалар” фестивале

Иске Ильдеряк мәктәп базасында "Юл һәм балалар" фестиваленең район этабында катнашучыларны бүләкләү чарасы узды. Чараны ЮХИДИ һәм мәктәптән тыш эшләр Үзәге бергәләп оештырды. Җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашачаклар. Кече яшь группасында беренче урын Наталья Мельниковага (Иске Савруш төп мәктәбе, җитәкчесе В.Мельникова) бирелде, икенче урынны Адель Мирзин (Яңа Дума СОШ, җитәкчесе...

Иске Ильдеряк мәктәп базасында "Юл һәм балалар" фестиваленең район этабында катнашучыларны бүләкләү чарасы узды.

Чараны ЮХИДИ һәм мәктәптән тыш эшләр Үзәге бергәләп оештырды. Җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашачаклар.
Кече яшь группасында беренче урын Наталья Мельниковага (Иске Савруш төп мәктәбе, җитәкчесе В.Мельникова) бирелде, икенче урынны Адель Мирзин (Яңа Дума СОШ, җитәкчесе М.Кәбирова) алды. Икенче яшь группасында шул ук рәсемнәр номинациясендә беренче урында Шәрбәннән Алисә Шакирова (җитәкчесе Р.Шакирова), икенче-өченче урында Миләүшә Яруллина һәм Илдус Гыйльметдинов (икесе дә Иске Кыязлы мәктәбеннән, җитәкчеләре А.Гыйльметдинова).
"Әдәби иҗат" номинациясендә беренче-икенче урыннарны Иске Ильдеряк мәктәбеннән Наталья Прохорова һәм Татьяна Пикмуллина (И.Прохорова) алды.
Ә соңгы "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә Иске Кыязлыдан Айсылу Гыйльметдинова (А.Гыйльметдинова) җиңүче булды.
Барлык җиңүчеләргә "Дирекция БДД ФТ" ГУның Нурлаттагы филиалы начальнигы Гөлфия Гималтдинова, ЮХИДИны пропагандалау буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Илшат Сибгатуллин һәм ЦВР директоры Николай Еграшкин дипломнар һәм призлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев