Яшүсмерләр һәм Интернет
Мәгариф

Яшүсмерләр һәм Интернет

Аксубайның 2 нче мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен "Яшүсмерләр һәм Интернет" актуаль темага семинар-киңәшмә узды. Чарада катнашучылар балалар һәм яшүсмерләрнең интернетка бәйле кагыйдәләрне һәм механизмнарны бозуларын, Интернетта аралашу компетентлылыгын, "Яшүсмерләр һәм Интернет-бәйлелек" темасын тикшерделәр һәм алар буенча фикерләр алыштылар. Шулай ук директор урынбасарлары игътибарына социаль челтәрләрдә үлем төркемнәре:...

Аксубайның 2 нче мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен "Яшүсмерләр һәм Интернет" актуаль темага семинар-киңәшмә узды.

Чарада катнашучылар балалар һәм яшүсмерләрнең интернетка бәйле кагыйдәләрне һәм механизмнарны бозуларын, Интернетта аралашу компетентлылыгын, "Яшүсмерләр һәм Интернет-бәйлелек" темасын тикшерделәр һәм алар буенча фикерләр алыштылар. Шулай ук директор урынбасарлары игътибарына социаль челтәрләрдә үлем төркемнәре: моңа ничек эләкмәскә һәм нәрсә эшләргә?" темасына ата-аналар җыелышы тәкъдим ителде һәм яшүсмерләр өчен психологик тренинг элементы буларак психоэмоциональ киеренкелекне бетерү өчен күнегүләр комплексы күрсәтелде.

Фото: img.gazeta.ru


Нет комментариев