Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь парламентчылар

Аксубайның 2 нче мәктәбендә һәр елны уздырыла торган "Парламент дебатлары 2018" район турниры узды. Аны балаларга сәяси-хокуки тәрбия бирү, мәктәп укучыларының халык алдында чыгыш ясау культурасын, шулай ук аларның иҗтимаги инициативасын һәм шәхси активлыгын формалаштыру максатыннан үткәрәләр. Быел турнирда районның 7 гомуми белем бирү оешмасыннан 10 команда катнашты. Катнашучылар кызларны...

Аксубайның 2 нче мәктәбендә һәр елны уздырыла торган "Парламент дебатлары 2018" район турниры узды.
Аны балаларга сәяси-хокуки тәрбия бирү, мәктәп укучыларының халык алдында чыгыш ясау культурасын, шулай ук аларның иҗтимаги инициативасын һәм шәхси активлыгын формалаштыру максатыннан үткәрәләр. Быел турнирда районның 7 гомуми белем бирү оешмасыннан 10 команда катнашты.
Катнашучылар кызларны һәм малайларны аерым укыту, телевидениенең хәзерге заман җәмгыятенә тәэсире, балаларга вак-төяк чыгымнарга акча бирү кирәкме, татар телен укыту теләк буенча гына булырга тиешме дигән проблемалар турында фикер йөртеп, актуаль темалар буенча халык алдында әңгәмә кора белү осталыкларын күрсәттеләр. "Виртуаль дус чын була аламы" һәм "Кыш җәйдән яхшырак" темаларына корылган әңгәмәләр аеруча да кызу булды. Командалар теге яки бу фикер буенча яклаучы яки каршылык күрсәтүче ролендә чыгыш ясап һәм, күп кенә мәсьәләләрнең катлаулы булуына карамастан, үз позицияләрен яклауда уңышларга ирешә алдылар. Турнирның яшь катнашучылары үзләренең матур сөйләм осталыгын, эрудиция һәм белем дәрәҗәсен генә күрсәтеп калмыйча, дебатларны алып баруның югары культура осталыгын, фикердәшләренә карата хөрмәт һәм нәзәкатлелек сыйфатларын да ачып салдылар.
Катнашучыларның чыгышларына мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин рәислегендәге мәртәбәле экспертлар советы бәя бирде. Дебатларны 2 нче Аксубай мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов алып барды.
Парламент дебатларында төп приз - күчмә Кубок. Быел да Кубокны Иске Мокшино мәктәбе командасы алып китте. Анна Яругина һәм Айназ Сөләйманова (җитәкчеләре М.Н. Иванова) якты җиңү яуладылар. Иске Тимошкино мәктәбеннән Дмитрий Чудинов һәм Эдуард Макаров (җитәкчеләре Н.В. Тербуков) уңышлы чыгыш ясадылар, әмма Иске Мокшино кызларына каршы тора алмадылар, шуңа күрә аларга икенче урын бирелде. Кәкре Күл мәктәбеннән Иван Непомнящий һәм Анна Чубурова (җитәкчеләре М.В. Федорова) лидерлардан әз генә калыштылар һәм өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев