Якташыбыз ярдәме белән
Иске Савруш авыл китапханәсенең җылыту системасы күптән алмаштыруны таләп итә иде. Күптән түгел әлеге авылда туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Николай Пильщиков ярдәме белән китапханә икенче сулыш алды дияргә була. Анда хәзер җылы һәм уңайлы, авыл кешеләре элеккеге кебек мәдәният учагына кабат тартылдылар, ә үз эшенең чын энтузиасты...
Иске Савруш авыл китапханәсенең җылыту системасы күптән алмаштыруны таләп итә иде.
Күптән түгел әлеге авылда туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Николай Пильщиков ярдәме белән китапханә икенче сулыш алды дияргә була. Анда хәзер җылы һәм уңайлы, авыл кешеләре элеккеге кебек мәдәният учагына кабат тартылдылар, ә үз эшенең чын энтузиасты булган китапханәче Ирина Егорова аларны һәрвакыт ниндидер яңалык белән көтеп ала. Нәкъ менә аның әлеге эш белән чын күңеленнән мавыгуын күреп, Николай Яковлевич ремонт белән ярдәм итәргә карар кылган да инде. Ветеран Ирина Николаевнага биш мең сум акча җибәргән һәм әлеге сумма батареяларны алмаштыруга таман гына җиткән.
Ә аңа бу эштә эретеп ябыштыручылар Борис Маркелов белән Николай Павлов ярдәм иткәннәр. Хәзер исә китап укучылар бирегә килеп озак вакыт басмалар белән таныша алалар һәм китапханәчегә чираттагы чарага хәзерләнүдә дә теләп ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев