Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ягез әле, егетләр!

«Ягез әле, егетләр!» конкурсын үткәрү Иске Кармәт төп мәктәбендә күркәм гадәткә керде. Малайлар әлеге чарага җитди хәзерләнәләр. Быелгы конкурста 2-9 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре үзләренең ни дәрәҗәдә көчле һәм җитез булуларын күрсәттеләр. Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга яхшы физик әзерлек кенә түгел, белем дә таләп ителде. Интеллектуаль конкурста барлык сорауларга да...

«Ягез әле, егетләр!» конкурсын үткәрү Иске Кармәт төп мәктәбендә күркәм гадәткә керде.


Малайлар әлеге чарага җитди хәзерләнәләр. Быелгы конкурста 2-9 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре үзләренең ни дәрәҗәдә көчле һәм җитез булуларын күрсәттеләр.
Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга яхшы физик әзерлек кенә түгел, белем дә таләп ителде. Интеллектуаль конкурста барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр, ә менә көч һәм җитезлеккә килгәндә командалар бер-берсе алдында сынатмаска тырыштылар!
Җитезлек һәм түземлек буенча командаларның барысы да тигез булды һәм аларның һәрберсенә призлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кармәт