Район үзәгендәге иң иске мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - "Колобок" балалар бакчасы быел Республиканың капиталь ремонт программасына керде. Бакча 44 сабыйга исәпләнгән. Нигездә анда Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче балалар тәрбияләнә. Капиталь ремонтка 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага бинаның тышкы ягы яңартылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженер коммуникацияләре...
Район үзәгендәге иң иске мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - "Колобок" балалар бакчасы быел Республиканың капиталь ремонт программасына керде.
Бакча 44 сабыйга исәпләнгән. Нигездә анда Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче балалар тәрбияләнә. Капиталь ремонтка 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага бинаның тышкы ягы яңартылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженер коммуникацияләре тулысынча алмаштырылган, аш бүлмәсе һәм бәдрәф төзекләндерелгән. Капиталь ремонт эшләрен "Максад" ҖЧҖ төзелеш оешмасы үткәргән. Балалар бакчасы коллективы ишегалды территориясен яңарту өстендә дә зур көч куеп эшләде. Биредә тәрбияләнүче нәниләр өчен ял, сәламәтлек, "агрокласс" зоналары пәйда булган. Бер сүз белән әйткәндә, территория күзләрне иркәли. Сабыйларга монда кызык, уңайлы һәм яхшы. Әти-әниләр бәләкәчләрен яңартылган балалар бакчасында тынычлап калдырып китә алалар.
Нет комментариев