Шушы көннәрдә шагыйрәбез Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның Татарстан китап нәшриятында өр - яңа китабы дөнья күрде.
«Яшен ташлы тарак» исемле бу шигырьләр җыентыгына авторның төрле елларда иҗат ителгән эчкерсез, самими хисләр белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Якташыбызның җыентыгы тиздән Республика, район китапханәләренә дә таралачак.
Автор үз традицияләренә тугрылыклы калып, бу җыентыкта да...
Шушы көннәрдә шагыйрәбез Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның Татарстан китап нәшриятында өр - яңа китабы дөнья күрде.
«Яшен ташлы тарак» исемле бу шигырьләр җыентыгына авторның төрле елларда иҗат ителгән эчкерсез, самими хисләр белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Якташыбызның җыентыгы тиздән Республика, район китапханәләренә дә таралачак.
Автор үз традицияләренә тугрылыклы калып, бу җыентыкта да тормышны, яшәешне киң кырлы сүрәтләвен дәвам итә. Туган җир, ана-бала, мәхәббәт, мәктәп темаларын яктырта.
Китапның исеме ни өчен «Яшен ташлы тарак» икәнлеген укучыларыбыз үзләре укып төшенерләр.
Без язучыны яңа китабы чыгу уңаеннан котлыйбыз. Аңа яңа иҗат уңышлары телибез.
Нет комментариев