Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа җиңү

Республика бәйгесендә Аксубай ата-аналары зур уңышлар белән чыгыш ясадылар. Башкалабызда "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Безнең районны башта мәктәп, аннан соң муниципаль этапта җиңү яулаган 3нче Аксубай мәктәбенең 5 "а" сыйныфы ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Казанда "Тату сыйныф серләре" визит карточкасы, "Безнең тату һәм куңелле сыйныф!"...

Республика бәйгесендә Аксубай ата-аналары зур уңышлар белән чыгыш ясадылар.
Башкалабызда "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Безнең районны башта мәктәп, аннан соң муниципаль этапта җиңү яулаган 3нче Аксубай мәктәбенең 5 "а" сыйныфы ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Казанда "Тату сыйныф серләре" визит карточкасы, "Безнең тату һәм куңелле сыйныф!" күргәзмәсе һәм "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары" видеотасма тәкъдим ителде.
Искә төшереп үтәбез, ата-аналар комитетларының республика бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Ул белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының иң яхшы хезмәттәшлекләре практикасын популярлаштыру максатларында Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча уздырыла. Финалда 52 муниципаль берәмлектән 60 команда очрашты. Район һәм мәктәп этапларын исәпкә алганда, бәйгедә 1700 ата-аналар комитеты катнашкан булып чыга.
Катнашучыларның фикерләре белән бүлешүләреннән күренгәнчә, безнең команда үз чыгышы белән, составына Мәгариф һәм фән министрлыгы, университет вәкилләре, депутатлар кергән хөкемдарлар коллегиясендә соклану уяткан.
- Безнең чыгышларны мәгариф министры вазифаларын башкаручы Рәфис Борһанов һәм министр урынбасары Лариса Сулима да тамаша кылды, - дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова.
Нәтиҗәдә 3нче Аксубай мәктәбенең әти-әниләр комитеты "Экологик тәрбия" номинациясендә призер булды. Иске Ибрай мәктәбенең ата-аналар комитеты узган ел бәйге лауреатлары сафында иде. Димәк, аксубайлылар тату сыйныф серләрен ишетеп кенә белмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев