Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Хәерле юл! Алга!»

Район мәдәният йортында узган чарада йөзләгән укытучы, педагогика ветераннары катнашты.

Оештыручылар – район мәгариф бүлеге аны мөмкин кадәр яктырак итәргә тырышты.

Педагогларны һәм остазларны экраннан Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тантаналы рәвештә сәламләде, бу елның максаты остазлык һәм һөнәри юнәлеш бирү институтын максималь үстерү булуын ассызыклады.

– Укытучы һәм остаз елы җәмгыятьтә укытучы һөнәренең абруен күтәрергә, педагогларның һәм остазларның җәмгыятьнең киләчәгенә керткән өлешләрен аңларга, иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте сәхнәдән район башлыгы Камил Гилманов.

Коллегаларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев сәламладылар, алар район укытучыларына һәм педагоглар берләшмәсенә җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Барысы бер тавыштан: «Хәерле юл! Алга!» дип елга старт бирделәр.

Бәйрәмгә районның ветеран педагогларын да чакырдылар – зал аларны көчле алкышлар белән сәламләде. Педагогика ветераннары исеменнән мөгаллимнәргә педагогика ветераны – Иске Ибрайдан ТРның атказанган укытучысы Мәдинә Минвәли кызы Нәфигуллина мөрәҗәгать итте. Ул педагог һөнәренең әһәмияте һәм үзенең яраткан укытучысы турында сөйләде.

Бәйрәм «Минем яраткан укытучым» акциясе белән башланды – экранда укытучылар пәйда булды, остазлар һәм мәктәп тормышы турында яраткан җырлар яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре башкаруында мәктәп вальсы аерым дулкынландыргыч булды.

Районның һәм бөтен педагогик берләшмәнең горурлыгы – педагогик династияләр һәм гаиләләр. Бәйрәмдә Мифтәховлар – Шәрәфетдиновлар (аларның педагогик стажы 173 ел тәшкил итә), Ворониннар (педагогик стаж – 129 ел) династияләрен сәламләделәр, алар бүгенге көндә дә акыл һәм белем орлыклары чәчәләр.

Тантаналы ачылыш үзләренең мөгаллимлек эшчәнлекләре дәвамында камилләшүдән туктамаган, укытучылык эшендә яңа үрләр яулаучы педагогларны, остазларны бүләкләү белән дәвам итте.

Район мәктәпләренең сәләтле укучыларына район башлыгы Грантлары тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән 2022-2023 уку елында укучыларның республика мәктәп олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән педагогларны һәм остазларны билгеләп үттеләр.

Мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән яхшы тәрбия биргәннәре һәм укучыларның уңышларына зур өлеш керткәннәре өчен бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның әти-әниләре бүләкләнде. Укытучы һәм остаз елы кысаларында районда күп кенә чаралар үткәрү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев