Волонтерлар ветеранга ярдәм итте
Мәгариф

Волонтерлар ветеранга ярдәм итте

Аксубайда волонтерлар хәрәкәте актив эшли. Балалар өлкән кешеләргә беренче ел гына ярдәм итми. Күптән түгел 2 нче мәктәп укучылары Аксубайның Мактаулы гражданины, ветеран-педагог Николай Янилкинга булыштылар. Укучылар Николай Андреевич белән күрештеләр һәм бакчасын кышкыга әзерләргә булыштылар. "Безнең волонтерлык эше моның белән генә төгәлләнми, ә башлана гына", - дип сөйлиләр балалар.

Аксубайда волонтерлар хәрәкәте актив эшли.

Балалар өлкән кешеләргә беренче ел гына ярдәм итми. Күптән түгел 2 нче мәктәп укучылары Аксубайның Мактаулы гражданины, ветеран-педагог Николай Янилкинга булыштылар. Укучылар Николай Андреевич белән күрештеләр һәм бакчасын кышкыга әзерләргә булыштылар. "Безнең волонтерлык эше моның белән генә төгәлләнми, ә башлана гына", - дип сөйлиләр балалар.


Нет комментариев